Изге Сергей Радонежский гыйбадәтханәсенә Әгерҗе муниципаль районы “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплексы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсендә социаль хезмәтлэр алучы балигъ булмаган балаларны төрле чараларга чакыру күркәм традициягә әверелде. Бу елның 29нчы апрелендә дә 14 бала әти-әниләре белән гыйбадәтханәгә килделәр. Педагогика ветераны Любовь Молчанова Пасха бәйрәме, бәйрәмнең тарихы һәм символлары турында кызыклы әңгәмә үткәрде. Чарада видеороликлар күрсәтелде, рус халкының бу бәйрәмне үткәрү традицияләре турында искә алынды. Аннары китапханә ветераны Нина Порина “Явление Христа народу”, “Явление Христа Марии Магдалине“ картиналарын язган бөек рус рәссамы Александр Иванов турында сөйләде.
Шулай ук педагоглар тарафыннан “Пасха атнасының халык традицияләре”, “Бөек христиан бәйрәмнәре”, “Пасха бәйрәменә әзерлек“, “Ни өчен без Пасхада йомыркаларны буйыйбыз”дигән темаларга кызыклы материаллар әзерләнгән иде. Чарада балалар аппликация ысулы белән Пасхага йомыркаларны бизәделәр. Фломастерлар, карандашлар белән буяп, стразалар белән бизәлгән йомыркалар бик матур килеп чыкты. Бу чара ахырында балаларга төрле бүләкләр тапшырылды, алар бик канәгать калдылар.
Бу чара “Лествица” якшәмбе мәктәбе балалары белән берлектә үткәрелде. Православие гореф-гадәтләрен яңарту, православие мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләренә кушылуны бу мәктәп уңышлы тормышка ашыра. Балаларның биредә декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүе, уйнаулары, әңгәмә корулары, төрле әкиятләр куюлары, Аллаһның законын өйрәнүләрен, Раштуа, Пасха һ.б. бөек бәйрәмнәргә концертлар куюларын тасвирлаучы видеороликлар күрсәтелде. Бер сүз белән әйткәндә, балаларны православие рус мәдәниятенең үткәннәре белән тирәнтен таныштыралар. Гыйбадәтханә хезмәткәрләренә аларның һәрбер чарага бик жаваплы әзерләнүе өчен рәхмәт белдерәсе килә. Барлык чаралар күңел жылысы белән сугарылган, аларда музыка, шигырьләр, иллюстрацияләр, китаплар күп кулланыла. Педагоглар балаларның характерында игелеклелек, тыйнаклык, игътибар, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт кебек сыйфатлар формалаштыруда зур көч куялар.
Кичә ахырында күңелләрдә, гаиләдә һәм бөтен дөньяда тынычлык хакимлек итүен теләделәр.