Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта мәдәни чаралар оештыручы Лукина Л. В. һәм китапханәче Артемьева А. Е., бүген мәдәни-ял чаралары планы нигезендә, социаль хезмәтләр алучылар белән «Могҗизалар Кыры» уены уздырдылар. Уенның темасы православие бәйрәме «Пасха»га багышланган иде. Уенчылар кызыксынып сүзләрне чиштеләр, аларның кайберләрең беренче тапкыр ишетүебез дип кисәтүләре тагын да зуррак кызыксыну уятты. Барлык катнашучылар да юмор хисе белән активлык күрсәттеләр. Шуңа күрә бөтен уен җиңел һәм иркен шартларда узды.
Нәтиҗә ясап, барлык катнашучыларны да өй квасы, пироглар, йомырка һәм конфетлар белән сыйладылар. Ә өч турдан узган җиңүчеләр өчен иң төп бәйрәм бүләге - пасха куличы булды.