Сарман муниципаль районында «Көйне танып ал» патриотик-интерактив уены

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

  Яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Сарман һәм Җәлил гимназиясендә «Көйне танып ал» патриотик-интерактив уен үтте. Уенны оештыручылар – “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче “Җиңү Волонтерлары” бүлеге вәкилләре Байхуҗина Аида, Гәделшина Чулпан, Аманов Абдулазизбек, Маслов Данил, Петрякова Регина. Укучыларга дүрт категориядагы биремнәр тәкъдим ителде: “Сугыш елы җырлары”, “Юлларны дәвам ит”, “Тарихтан”, “Кинофильмнан  җырлар”. Беренче ике категориядагы биремнәрдә көйне танып белү бурычы куелган иде. Соңгы ике категорядагы биремнәрдә уенчыларга җырның исемен әйтеп бирергә кирәк иде.  Командаларга бүленеп, укучылар биремнәрне үтәргә керештеләр. Балалар җырларның юлларын дәвам иттеләр, совет кинофильмнарыннан музыкаль әсәрләрне һәм аларның авторларын әйтеп бирделәр. Кызыклы уен нәтиҗәсендә уенда иң күп балл җыйган командалар җиңде. Һәр катнашучы да дипломнар белән бүләкләнде. Балалар өчен уен бик файдалы булды, чөнки сугыш елларында, нәкъ менә җырлар, солдатларның патриотик рухын күтәрүдә зур өлеш керткәннәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International