Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында “Балаларда җәмгыяви- хисси өлкәне һәм фәнни-гамәли эшчәнлекне үстерү буенча комплекслы дәрес”

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне Югары Утар балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Шәрипова Гөлүсә Миннәхмәт кызы балаларның акыл һәм физик яктан үсешен үстерү буенча шәхси дәрес үткәрде.

Дәреснең максатлары түбәндәгеләр иде:

-исәнләшү алымнары өстендә эшләү (хәрәкәтләр,сүзләр белән);

-төрле методик алымнар ярдәмендә бергәләп эшләргә өйрәнү. Мәсәлән: кулларны чәбәкләү,шарларга өрү,куллар белән шарларны этү;

Дәрес ике өлештән торды:

1.Исәнләшү күнекмәләре өстендә эшләү

2. Бергәләп фәнни-гамәли эшчәнлек башкару

Дәрестә балалар белән бергәләп эшләү алымы кулланылды. Мисал өчен,Салават белән- бер-береңнән күреп эшләргә омтылу алымы, бик уңышлы килеп чыкты. Бу максат,шарларны куллар белән этү,шарларга өрү күнекмәләре аркылы, тормышка ашырылды.Безнең балалар өчен, бер дәрестә икедән дә артык, күрсәтмә материал кулланылмый(минем очракта алар-көзге һәм уенчык иде).

Шушындый аерым,шәхси дәресләр,билгеле бер шартлар тудырылган очракта,балаларның алга таба үсеш алуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International