12 апрель көнне, Сарман гимназиясында һәм Сарман мәктәбендә “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “Ерак һәм якын галәм” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Бөтен дөнья әһәмиятенә ия булган бу көнне билгеләп үткәндә, Яшел Үзән психоневрологик интернатның тәэмин ителүчеләре, хезмәт инструкторы- Әлмира Воронина ярдәме белән, галәмгә оча торган уникаль очу аппаратлары- ракеталар төзү өстендә эшли торган шәхесләрне искә төшереп кенә калмыйча, үзләре дә картон, кәгазь, камыр, тукыма һ.б. ярдәмендә үз “иҗатларын” тудыра алдылар.
«Дети России 2018» дип исемләнгән оператив-профилактик операция кысаларында «Исток-Башлангыч» узәгенең иҗтимагый тәрбиячеләре һәм Добровольческий центр «Волонтер» яшүсмерләре берлегендә психоактив матдәләрне куллану зарарлыгы дәрәҗәсен күрсәту һәм шәһәр халкының белемнәрен арттыру өчен буклетлар эшләнелде һәм татарылды.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршылык” программасы кысасында Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” узәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү булекчәсе социаль педагогы Л.Малешина тарафыннан балигъ булмаган балалар белән “Без яшәргә телибез” дип аталган чираттагы профилактик дәрес үткәрелде.
“2014-2020 елларда Татарстан Республикасында халык арасында наркоманиягә каршы профилактика” программасы кысасында.
2018 елның 11 апрелендә «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү узәге» ндә кече яшьтәге мәктәп балалары белән: « Мин hәм минем кәефем» темасына арт-терапия дәресе үткәрелде.
“Компьтер белеме” хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә “Мәгълүматны саклау чараларын куллану” дигән темага чираттагы дәрес үткәрелде.
2018 нче елның 09 апрелендә картлар hәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә тагын бер тапкыр янгын чыгу сәбәпләре, янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау яхшырак, кечкенә шырпыдан зур фаҗига килеп чыгарга мөмкин!
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында Новотроицкое авылында урнашкан Живоначальная Троица гыйбадәтханәсе рухание Александр Щенников белән очрашу оештырылды. Чараның темасы: конфессияара конфликтларны кисәтү, милләтара аралашу культурасын пропагандалау. Иерей Александр барлык яшәүчеләрне толерантлыкка, бер-берсенә карата шәфкатьле мөнәсәбәттә булырга өндәде.
12 апрель 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында ”Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Милли парк “Түбән Кама” белән танышу!” дигән чара үткәрелде.
12 апрель көнне безнең ил Космонавтика көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм галәмне яулап алган космонавтлар турында һәрвакыт искә төшерә.