«Дети России 2018» дип исемләнгән оператив-профилактик операция кысаларында «Исток-Башлангыч» узәгенең иҗтимагый тәрбиячеләре һәм Добровольческий центр «Волонтер» яшүсмерләре берлегендә психоактив матдәләрне куллану зарарлыгы дәрәҗәсен күрсәту һәм шәһәр халкының белемнәрен арттыру өчен буклетлар эшләнелде һәм татарылды.
Бу чаранын төп максаты: психоактив матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында халык арасында белемнәрен арттыру булып торды.
Шулай ук Россия эчке эшлэр министырлыгының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча балиг булмаганнар эшлэре булеге хезмәткәрләре белән ведомствоара рейд ясалды, анда социаль ярдәм күрсәтү узәгендә торучы һәм гаиләләрендә балиг булмаган балалар булучы гаиләләр арасында мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрелде.