12 апрель көнне безнең ил Космонавтика көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм галәмне яулап алган космонавтлар турында һәрвакыт искә төшерә.
Тәрбиячеләр һәм балалар бу вакыйгага зур кызыксыну белән әзерләнделәр. Бәйрәм тантанасы «Без – Галәм балалары» җыры белән башланып китте. Чарада галәмне яулап алу турында, беренче космонавт турында, космик ракеталар һәм кояш системасы планеталары турында бик күп мәгълүмат тапшырылды. Балалар Ю. А. Гагарин һәм А. Леонов турындагы видеороликларны кызыксынып карадылар. Чарада Незнайка да катнашты. Ул балаларга төрле табышмаклар әйтте, шигырьләр сөйләде. «Каршылыклар юлы» конкурсында балалар тизлекләрен, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр. Ә бәләкәйләр группасы балалары тарафынна күрсәтелгән «Лунатики» биюе берәүне дә битараф калдырмады.
Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте. Бәлки, кемдер космонавт булачак һәм илебезнең данын тагын да күтәрәчәк.