Сарман муниципаль районында Космонавтика көне

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

   Ел саен, 12 апрель көнне, бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. Иреклеләр елы кысаларында, 12 апрель көнне, Сарман гимназиясында һәм Сарман мәктәбендә “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә, “Ерак һәм якын галәм” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чарада 3 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Әңгәмәдә социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшүсмерләр дә катнашты. Әңгәмә беренче космонавт – Юрий Гагаринның тормыш юлына сәяхәт белән башланып китте. Укучылар видеослайдлар карап, Гагаринның кайда укуын, нинди профессия алуын, кеше буларак нинди сыйфатларга ия булуын карап үттеләр. Аның намуслы, гадел, тәртип яратучы, батыр шәхес булуын белделәр. Кешенең галәмгә беренче очуы 108 минут дәвам иткән, әмма ул иң катлаулысы, һәм иң куркынычы булган. Нәкъ менә шул беренче очу кешенең галәмдә яши һәм эшли алуын дәлилләгән. Бер сәгать тирәсе галәмдә булып кайтканнан соң, Юрий Гагарин Җирдә иң танылган кешегә әверелде. Әңгәмә ахырында укучылар тагын нинди космонавтларны белүләрен сөйләделәр. Хәзерге заман космонавтикасы турында мәгълүматлар белән алыштылар. Әңгәмә дәвамында укучылар галәм турында күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International