Чара "Милли парк "Түбән Кама" белән танышу"

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында ”Астра”  тернәкләндерү үзәгендә “Милли парк “Түбән Кама” белән танышу!” дигән чара үткәрелде. Ул балаларга милли паркның барлыкка килеү, аның чикләре hәм өлешләре турында таныштыру максаты белән оештырылды.

Бу кызык чара “Түбән Кама” дигән видеороликтан башланды. Аны карап балалар кайчан hәм нигә ул барлыкка килгән, аның башы hәм ахыры кайда, өлешләре ничек аталуы турында белделәр. Алга таба парктагы файдалы үләннәр, хайваннар, бөҗәкләр турында  хикәя тыңладылар. Чара викторина белән hәм катнашучыларга истәлекле открыткалар тапшыру белән тәмамланды.

Шулай итеп, куйган максатка балалар җиңел hәм аңлаешлы итеп иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International