“Компьтер белеме” хезмәт реабилитациясе кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә “Мәгълүматны саклау чараларын куллану” дигән темага чираттагы дәрес үткәрелде. Максат: балалага интернет кулланган вакытта үз-үзләрен куркынычсыз һәм җаваплы тоту күнекмәләрен, мәгълүмати иминлекне тәэмин итүне аңлату.
Хәзерге заманда интернетсыз кеше тормышын күз алдына да китереп булмый: монда кешеләр эшлиләр, аралашалар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алалар, нәрсәдер сатып алалар, белемнәрен күтәрәләр, һәм, гомумән алганда, бөтендөнья пәрәвез мөмкинлекләре чиксез. Кулланучыларның интернет челтәрендә алдакчылар корбаны булган очраклары да бик күп. Шуның өчен үзеңне яклап, җинаятьчел гамәлләрне булдырмас өчен, интернет челтәрендә эшләгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Социаль педагог дәрестә булганнага онлайн-киңлектә саклап торган куркынычлыклар турында (шәхси мәгълүматларны югалту, банк картасында булган акчаларны урлау очраклары, блокировщиклар, фишинг, вируслар) аларны булдырмас өчен нинди саклык чараларын күрү зарур икәне турында сөйләде. Катнашучылар бу дәрестә ышанычлы пароль турында, аны ничек булдырырга кирәклеген, имин навигация ысулларын, “браузер”ны активлаштыру, «cookies», «бикоин»нар турында, тарихны һәм вакытлы файлларны һәрвакыт чистартып торырга кирәклеген өйрәнделәр.
Очрашу ахырында, социаль педагог катнашучыларга интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, алган белемнәрен көндәлек тормышта да кулланырга киңәш итте.