12 апрель 2018 ел, пәнҗешәмбе
Кешенең галәм киңлекләренә чыгуның беренче көненнән 57 ел үтте инде. Малайларның барысы да диярлек космонавт булу хыялы белән үсә. Еллар үтү белән хыяллар үзгәрә, тик 12 апрель көне һәрчак гомумхалык бәйрәме булып кала бирә.
Бөтен дөнья әһәмиятенә ия булган бу көнне билгеләп үткәндә, Яшел Үзән психоневрологик интернатның тәэмин ителүчеләре, хезмәт инструкторы- Әлмира Воронина ярдәме белән, галәмгә оча торган уникаль очу аппаратлары- ракеталар төзү өстендә эшли торган шәхесләрне искә төшереп кенә калмыйча, үзләре дә картон, кәгазь, камыр, тукыма һ.б. ярдәмендә үз “иҗатларын” тудыра алдылар.
Иң яхшы эш итеп, Ксения Әхмәтшинаның «кинусайга» (энәсез печворк) ысулы белән эшләнгән «Галәм офыклары» картинасы дип табылды.
Әлеге картина, “Ата-Аналар оешмасы. Яшел Үзән ТР муниципаль районы” социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган “Галәм белән бәйле вак-төяк эшләре” муниципаль ярышында катнашыр өчен дә сайлап алынды.