Гарденотерапия. Яна Чишмэ.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

17 апрель 2018ел

        Гарденотерапия - ул үсемлекләр ярдәме белән психосоциаль, профессиональ тернәкләндерү эшен алып бару. Практика күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр дә бик теләп үсемлекләр үстерәләр. Бу эш белән шөгыльләнү кешенең кәефен күтәрә, тынычландыра. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче әби-бабаларыбыз да бик теләп шөгыльләнә бу эш белән. Март аенда алар чәчәкләр һәм помидор орлыкларын чәчтеләр, апрельдә усентеләрне, бүлмә гөлләрен аерып утырттылар. Алга таба усентеләрне  күзәтергә кирәк: вакытында су сибү һәм өстәмә тукландырып тору зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International