Татарстан Республикасында 2017 елның 1 апреленнән санитар-экологик икеайлык башланды. ТР Экология министры Александр Шадриков искә төшергәнчә, республикада территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык традицион рәвештә 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Икеайлык #айдавыходи лозунгы астында уза.
Әлеге акцияне үткәрү кысаларында Чүпрәле муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" барлык хезмәткәрләре өмәгә чыкты