17 апрель 2018 ел, сишәмбе
17 апрель көнне тәрбиячеләр Калимуллина Мәрзия hәм Рожина Любовь тарафыннан үткәрелгән чара “Минем Алабугам” дип аталды,әңгәмә формасында үткәрелгән чара үзенең максаты итеп патриотик тәрбияне күзаллады.
Чара барышында балалар Алабуганың тарихи үткәннәре, бүгенге көне белән танышты.Алабуга тарихы белән бәйле булган бөек затлар: М.Цветаева, И.Шишикин, Н.Дурова hәм башкаларның биографияләре белән таныштылар. Төсле сурәтләр, иллюстрацияләр әңгәмәгә затлылыкны, матурлыкны күрергә ярдәм иттеләр. ОЭЗ “Алабуга” шәhәрнең алдагы тарихын hәм аның матурлыгын тагын да баетыр, яхшыртыр дип өметләнеп калабыз.
Чара балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерергә ярдәм итте. Алабуга шәhәренең үткән тарихы hәм бүгенге көне турындагы белемнәрен баетырга булышты.