ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Арча балалар тернәкләкнедерү  үзәгендә белгечләр “Монтессори терапия”  технологиясе буенча уңышлы  эшлиләр. 

16 апрельдән 10 майга кадәр #ветерангаярдәмитәм акциясе башланып китте.

Мобиль бригаданын максаты Өлкән ящьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормышына һәм исәнлегенә куркыныч янаганда тиз арада ярдәм күрсәтү.

1 кварталда ашыгыч эшләр буенча өлкән яшьтәге гражданнарга социаль карау һәм өлкәннәр йортына урнаштыру буенча эшләр алып барылды.

Планлаштырган эшләр буенча юбилей даталар белән котлау (90,95,100 ящьләр), социаль пакеттан баш тарту буенча аңлату эшләре алып барылды, янгын иминлеге буенча инструктажлар үткәрелде.

“Сәламәтлек баскычы”  программасы  кысаларында «Веста» үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Ирина Кожевникова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән “Җанлы зарядка” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  социаль хезмәткәрләре,  «Чиста йорт» һәм «Чиста тәрәзәләр» хәйрия акциясен тормышка ашыру кысаларында Бөек Пасха һәм май бәйрәмнәре алдыннан кырык җиде социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга ярдәм күрсәтте.

Акциянең максаты:

-социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасындагы сугыш ветераннарының, өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, психологик атмосфераны яхшырту.

  Өлкәннәр өчен йортта чисталык урнаштыру– тормыш таләбе. Бу вакытта социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә, бәйрәмнәр алдыннан һәр ел саен әлеге акцияне үткәрү традициягә әйләнде. Иң элек алар уңайлы мохит тудыра, аннан соң йортны тәртипкә китерә: савыт-сабаны, тәрәзәләр, шкаф, стеналарны юа, тәрәзә челтәрләрен юа һәм элә. Бездә тату профессионаллар командасы эшли, белгечләр һәрберсе үз эшенең осталары булып тора.

Пенсионерлар Югары Шөн авылында яшәүче Ольга Филипп кызы,  Югары Күзмисьтән Гилян Тайморза кызы социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бигрәк тә канәгать калдылар, бәйрәм алдыннан өйләрен җыештырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  хезмәткәрләрен һөнәри мөнәсәбәт белән зур эш тәҗрибәсе генә түгел, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм мәхәббәт берләштерә. Без өлкәннәрнең проблемаларын үз йөрәгебез аша үткәрәбез, ярдәм кулы сузабыз, аларны хәл итүдә булышабыз.

 

13 апрель конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Ел фасыллары” дигән темага дәрес үткәрде.

 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар тэрбияче Гильфанова Милэушэ белэн Лесхоз поселыгындагы сувенирлар цехына экскурсиягэ бардылар.Балалар андагы эшчелэрнен ничек эшлэгэннэрен, хезмэтлэрен куреп сокланып кайттылар.Анда житештерелгэн сувенирларны илебезнен барлык жирлэрендэ дэ яратып кабул итэлэр алалар.  Балаларга экскурсия бик ошады!

 

“Юлдашлылар “Әдәби кунакханә”дә.

 

“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та тәрбияләнучеләр өчен чираттагы “Әдәби  кунакханә” очрашуы булды. Интернатта яшәүчеләр социаль педагог Альбина Сираева һәм тәрбияче Людмила Замелетдинова белән берлектә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар.

2018 ел Татарстаныбызда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның указы буенча Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, бүгенге кичә дә бөек язучы, фикер иясе, философ, укытучы, мәгърифәтче Лев Толстойга багышланган иде.

13 нче апрель 2018нче ел,

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучыларга психолог Чулпан Галләмова хәтер турында шөгыль үткәрде. 

Максаты: хәтерне яхшырту, мәгълүмәт үзләштерү осталыгын камилләштерү.

Дәрестә күнегүләр ясадылар: саннарны арттан алга чутлау, сүзләрне арттан алга уку (мәсәлән; сон-нос, раб-бар…), сүз буенча рәсем ясау, сүзләргә парларын юллау (мәсәлән: тавык-йомырка, ат-печән…).

Хәтер - рухи чагылыш – беркетү, саклау һәм алдан тупланган тәҗрибәне янартудан тора. Хәтернең төп процессы: истә калдыру, онытмау, мәгълүмәтне житкерә белү.

Социаль хезмәт алучылар бик рәхәтләнеп теләп чарада актив катнаштылар.

Дәрескә барлыгы 16 кеше килде.

  16 апрель 2018 ел

              Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорт директоры Шилова Наталья Васильевна социаль хезмәтләрдән файдаланучылар  белән җыелыш үткәрде. Җыенның темасы «Янгын куркынычсызлыгы».

             Максат: өлкәннәр һәм инвалидларның янгын куркынычсызлыгы проблемасына игътибарын җәлеп итү.

             Бурычлар: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү,  янгын вакытында үз-үзеңне тоту һәм башкалар өчен дә җаваплылык тою. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International