Балигъ булмаганар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү эше кысаларында “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан «Батырлык Державасы армия белән нык» дип аталган дәрес үткәрелде. Максат: намус, җаваплылык, әхлак турында күзаллауны формалаштыру; ветераннарга, Ватанны саклаучыларга, хәрби хезмәткәрләргә карата булган хөрмәтне тәрбияләү, яшьләрнең Ватанны сакларга әзерлекләрен формалаштыру.Чарада тулы булмаган, күп балалы һәм аз керемле гаиләдән булган 21 балигъ булмаган бала катнашты.
Батырлык дәресе – фаҗигале хәрби вакыйгаларда катнашан һәрбер кеше өчен хәтер ясагы. Балалар, дәреслек һәм китапларны ачмыйча гына, кеше хәтере онытмаска тиеш булган тарихны һәм шул вакытлардагы фаҗигәле вакыйгаларны белделәр. Балалар белән очрашуга Түбән Кама һава – десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләренең “Десантниклар берлеге” иҗтимагый оешмасы ветераны Нурмөхәммәтов Руслан Әхәт улы килгән иде. Руслан Әхәтович чыгышында үзенең хезмәте турында, бернинди изге уе һәм курку хисе калмаган кешеләр белән авыр сугыш алып баруы турында, сугышлар вакытында якын дусларыңны югалтуның ничек авыр булуын җентекләп сөйләде. Балаларга үз ата-бабаларыбызда булган батырлык һәм кыюлыкның аларга мирас итеп калдырылуын җиткерергә тырышты. Ә чыгышының төп нәтиҗәсе итеп, теләсә нинди сугышның куркынычы афәт икәнен һәм мондый хәлнең кабатланырга тиеш түгеллеген әйтеп узды.
Балалар үзләре өчен кызыклы очрашу оештырган Руслан Әхәтовичка рәхмәтләрен белдерделәр, аның батырлыгына һәм хәрби бурычны гадел үтәве белән чын күңелдән соклануларын әйттеләр.
Мондый очрашулар үсеп килүче буын өчен бик мөһим, чөнки алар ватаныбызның патриотларын үстерергә ярдәм итәләр, шулай ук сугыш кырларында ятып калган солдатларыбыз өчен горурлык хисе тәрбиялиләр.