“Рухлану” бию студиясе

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 нчы ел  17 нче апрель, сишәмбе

       Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә “КамАЗ” культура йортыннан  Тамара Якушкина җитәкчелегендә “Рухлану” бию  иҗат төркеме мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясадылар.

     Чараның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арындырып тору һәм җыр-моң аша күңелләрен күтәрү иде.

    Залда  бәйрәм рухы барлыкка килде. Артистлар чыгышы тамашачыларга бик  ошады, дәртле биюләр,  вальслар, җыр, шигырьләр аларга энергия өстәде һәм  ләззәт бирде.

      Шушындый чаралар үткәргәннән соң,  инвалидларның  кәефләре яхшыра һәм яшәү дәрте арта.

 Чарада 49 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International