Шимбә өмәсе. «Веста» Үзәге.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

2018 елның 21 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре якындагы территорияне төзекләндерү максаты белән Республика шимбә өмәсенә чыктылар.

Өмәгә чыгучылар якын-тирә мәйдан чисталык һәм пөхтәлек белән балкып торсын өчен көч куярга әзер иделәр һәм яхшы кәеф, эшкә омтылышлары белән көрәк-тырмалар алып эшләрен башладылар. Эш барышында алдагы елда агачлардан коелган яфраклар, кипкән агач ботаклары, калдык чүп-чарлар җыелды , асфальт юллар себерелде. Үзеңнең эш нәтиҗәләреңне күрү, әлбәттә, сөенечле, чөнки бу эшкә һәрбер кеше күңел җылысын бирә. Барчабыз да бу эшне яратып башкарды, чөнки бу чараның мөһимлеген һәрбер кеше аңлый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International