“Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясы һәм Иреклеләр елы кысаларында, “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр үзәге яшьләре “Игелек кыл!” дип исемләнгән чара үткәрде. “Изгелегең белән уртаклаш!” шигаре астында, хәерле көн, яхшы кәеф теләп, иреклеләр район халкына Язгы изгелек атнасы тасмалары тараттылар. Алар бу атнаның максатларын һәм бурычларын сөйләп, кешеләрне яхшылык кылырга, авыр минутларда башкаларга ярдәмгә килергә әзер торырга өндәделәр. Акцияның максаты – халык арасында волонтерлык идеяларын популярлаштыру, бу эшкә күбрәк яшьләрне җәлеп итү.