“Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акция кысаларында, Сарман муниципаль районында “Георгий тасмасы” патриотик акциясе старт алды. Җиңү бәйрәме алдыннан туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, ”Волонтер” иреклеләр үзәге, “Җиңү Волонтерлары” активистлары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән берлектә, урамда һәр кешегә Георгий тасмасы өләштеләр, аның барлыкка килү тарихын, бүгенге көндәге әһәмияте турында сөйләделәр. Акция Иреклеләр елы уңаеннан оештырылды. “Георгий тасмасы” дип исемләнгән масштаблы акция ел саен илнең бөтен төбәкләрендә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелә. Тасманың төсләре – кызгылт сары һәм кара – ут һәм төтенне, солдатның утлы сугышта күрсәткән батырлыгын аңлата, Бөек Ватан сугышының иң зур бүләге булган «Дан ордены»н символлаштыра. Георгий тасмасын, сугыш каһарманнарына хөрмәт билгесе буларак, һәр кеше киеменә тагып йөрергә мөмкин. Сарманлыларга шулай ук “Георгий тасмасын ихтирам белән тагып йөр” дип исемләнгән белешмәлекләр дә таратылды.