«Хыял» балалар приютында Җиңү Көне бәйрәме алдыннан «Георгий тасмасы» акциясе старт алды. Зал балалар үз куллары белән әзерләгән ак күгәрченнәр белән бизәлгән иде. Сугыш елларындагы «Землянкада», «Смуглянка», «Җиңү Көне» җырлары яңгырады. Презентация караганнан соң тәрбияләнүчеләр ни өчен Георгий тасмасы ике төскә ия икәнен белделәр, кара төс төтен, ә кызгылт сары төснең ялкын символын аңлатуына төшенделәр. Ә бу символ солдатларның сугыш кырындагы шәхси батырлыкларын сүрәтли. Мондый ленталар белән хәрби гаскәрләр бүләкләнгәннәр. Георгий тасмасы – сугыш кырында җиңү өчен үзләрен аямаган сугышчылыр символы. Шулай ук ветераннарга хөрмәт һәм җиңү горурлыгын да аңлата.