2018 елның 27 апрелендә Республиканың “Игелек Елы” акция кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгененең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә яшәүчеләре арасында “Георгиев тасма” акциясен үткәрделәр.
Георгиев тасма фашизмнан илне саклап калучыларга, фронтта катнашучыларга, Бөек Җиңү очен ветераннарга ихтирам күрсәтүче символы булып санала.
Бу акциянең максаты- Җиңү коне бәйрәмен якынлаштыручы һәм хәтерләтүче тасманы тарату. Акция барышында 35 тән артык Георгиев тасма таратылды.