Җиңү Көненә багышланган мастер класс

2018 елның 28 апреле, шимбә

2018 нче елның 28 нче апреле, шимбә

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен «Георгий тасмасы” акциясе кысаларында мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыш ветераннарына горурлык хисләре, тыныч имин күк йөзе биргәннәре өчен рәхмәт белдереп, искә алу иде.

Белгеч бу акциянең барлыкка килү тарихын сөйләде, Георгий тасмаларын ясау ысулларын өйрәтте. Чара барышында, катнашучылар иҗади эшчәнлек белән мавыгып, җылы атмосферада үз куллары белән  георгий тасмаларыннан брошь ясадылар. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарада 7 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International