«1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме!”

2018 елның 28 апреле, шимбә

28 апрель 2018 ел, шимбә

1 май бәйрәме, яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме!” дип аталган чара үткәрелде.

Тәрбиячеләр Нигмәтҗәнова Зөлфирә, Саттарова Гөлчәчәк, Закирова Сәкинә балалар белән кызык шөгыльләнү үткәрделәр, аның максаты балаларның белем дәрәҗәсен арттыру, бәйрәмнең килеп чыгу тарихын формалаштыру.

Иң башта балаларга 1 майның тарихы турында сөйләнде, аннары хезмәт турында җырлар тыңлап үтелде. Ә чара барышында балалар үз куллары белән тозлы камырдан бәйрәм нең символикасын - күгәрчен ясадылар.

Балаларга чара бик ошады, алар бәйрәмнең тарихын һәм символикасын ныклап өйрәнеп калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International