Европа иммунизация атналыгы кысаларында врач белән очрашу. Әтнә районы "Изгелек" үзәге

2018 елның 28 апреле, шимбә

28.04.2018 е. “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гыймадеев Азат Фердинант улы белән очрашу узды. Ул 23 апрельдән 29 апрельгә кадәр  “Вакцинация – ул хокук кына түгел, ә коллектив бурыч!” лозунглары астында узучы Европа иммунизация атналыгы турында сөйләде. "Инфекцияләрдән саклану өчен прививка ясатырга тиешбез, дигән кагыйдәне һәркемнең аңына җиткерү – Европа иммунизация атналыгының төп максаты” дип ассызыклады. Презинтацион күрсәтмәлекләр белән таныштырды. төрле инфекция авыртулары турында мәгълүмат җиткерде. Хезмәткәрләргә буклетлар өләшенде, кызынсындырган сорауларына җаваплар алынды. Очрашуда барысы 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International