ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» хезмэткэре Татьяна Красавиной  «Иммунизация атналыгына» багышланган

төркемле чара уздырды, чарада 6 бала катнашты. Әлеге чараның максаты вакытында вакцинация үткәрү шулай ук прививкаларнын мөһимлеге турында.

Балаларга «Прививкалардан куркучы бегемот» дип аталган мультфильм күрсәтелде. Мультфильм нэтижэлэре буенча балалар белэн энгэмэ уздырылды. Нэтижэдэ, катнашучы барлык балалар да чарадан канэгать булып калдылар.

Хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәр Шакирова Чупан Рәхимулла кызы 2018 нче елның  24 нче һәм 26 нче  апрель көннәрендә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Тылсым” да хезмәткәрләр белән Бөтендөнья хезмәтне саклаучылар көненә карата “Хезмәтне саклаучылар көнең барлыкка килү тарихы” темасына чара уздырды. Чарада үзәкнең 50 хезмәткәре катнашты. Бөтендөнья хезмәтне саклаучылар көненең тарихы турында сөйләнелде. Шулай ук  Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 14 нче һәм 214 нче мәкаләләре, инструктаж төрләре, хезмәт шартларын махсус бәяләүләре белән таныштырды.

Чараның максаты хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру, хезмәтне саклау буенча этәргеч бирде.

“Мәрхәмәтлелек елы” ирекле акциясенә нәтиҗәләр ясалды.

27 апрель көнне Чистай шәһәренең Скарятин паркында тантаналы рәвештә республикакүләм “Мәрхәмәтлелек елы” ирекле акциясең нәтиҗәләре игълан ителде.

23 апрельдә “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Георгий тасмасы” акциясе уздырдылар.

«Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында кешеләрне янгын вакытында  бинадан эвакуациялеу буенча  күнегүләр үткәрелде.  Бу чара расланган план нигезендә уздырылды. Бу өйрәнүләрдә  үзәг, социаль яклау бүлеге һәм республика матди ярдәм үзәге №33 хезмәткәрләре катнаштылар. Бөтен янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы вакытында эшлэделэр, кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча күнекмәнең максатлары һәм бурычлары  ирешелде.

Күп кенә кешелэр прививка бары тик балачакта кирәк дип уйлый . Әмма олы кешелэр дэ шулай ук вакцинацияга мохтаҗ. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» ҮЗӘГЕ Медицина хезмәткәрләре үзләренең карамагындагы өлкән кешеләр белэн «Зыян һәм файдасы профилактик прививкалар» темасына әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында прививкаларнын вакытында ясалуы хэм кирэклеге анлатылды. Үз вакытында ясалган вакцинация гомерне саклап калырга ярдәм итуе анлатылды.

2018 елның 23 апреленнән 29на кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Атналыкның төп максаты-тормышны саклауда, авырулар вакытында профилактик чаралар күрүдә иммунизациянең мөһим роль уйнавы.

Май аенда бар халык Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Еллар үткән саен сугыш кайтавазы яңадан-яңа төсмерләре белән халык хәтерендә ныграк яңара.

       Бүген Федоровка интернат-йортында Бөтенроссия “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында тәрбияче Рәйсә Гайнуллина Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән “Җиңү агачы” дип исемләнгән иҗади шөгыль үткәрде.

«Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту hэм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәту узәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе белгечләре узәк китапханәсенең укулар залында Чернобыль АЭС фаҗигасенең утыз ике еллыгына  hэм бу фажигадэ hэлак булучыларны искэ алу хатирәсенә багышланган: “Чернобыль кайтавазы” – дигән тематик чара уткәрелде.


27
апрель, 2018 ел
җомга

22 нче апрель көнне Санкт-Петербургта мини-футбол буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенрәсәй Спартакиадасы старт алган иде. Олимпиадада катнашучылар саны һәрвакыт арта бара: Җиңү данын яулар өчен быел 16 төркем катнашты. Командабыз Татарстан Республикасының психоневрологик интернатларының иң яхшы футболчыларыннан тупланган иде. Республика командасына 10 кеше сайлап алынды: Алексей Бурганов, Андрей Малахов, Федор Квасов, Салават Гараев – Яшел Үзән ПНИ (мөдире О.В.Шишкин), Павел Шадрин, Алексей Гусев, Дмитрий Иванов, Денис Зартдинов - Казан ПНИ (мөдире М.Р.Валитов), Константин Немирский, Константин Тарковский - Алабуга ПНИ (мөдире Р.Н.Рахматуллин). Җиңүчеләрне билгеләү өчен берничә уен уздырылды. Иң мавыктыргыч тамаша булып 1-нче урынга дәгва итүче Татарстан һәм Владимир өлкәсе җыелма командалары арасында булды. Ярышташларына һич мөмкинлек калдырмыйча, Татарстан командасы 4:0 исәбе белән җиңеп, финал ярышта Олимпиаданың Җиңүчесе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International