«Берег Надежды» иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең бер эш формасы булып, куркыныч хәлдә калган яшүсмерләр белән “Хокук белгечләре” түгәрәгендә эш тора.Түгәрәкнең дәресләрендә балаларга хокукый мәдәният һәм аларда шәхси җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелә.
Гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Агляметдинова Елена 2018 елның 27 апрелендә үсмерләр һәм эчке эшләр инспекторы Михеев А.Л. белән максаты-хокукны бозуларны кисәтү һәм җинаятьләрне булдырмау “Закон катгый ләкин ул закон” исемле очрашу үткәрде.
Чара үзенчәлекле сәламләү белән башланып китте. Катнашучылар бер-берсе белән кызыклы ысул белән исәнләштеләр һәм шуның нигезендә ышанычлы бәйләнеш һәм балаларны җитди эш алып барырга юнәлтелде.
Чарада балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту һәм хокук бозулар турында лекция укыды. Яшүсмерләргә җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылу, ничә яшьтән җинаять җаваплылыгы турында аңлатылды. Шулай ук полиция хезмәткәре җәмәгать урыннарында, өлкәннәр һәм яшүсмерләр белән үз-үзеңне тоту турында кагылып китте. Әңгәмә конкрет примерлар һәм фактлар белән алып барылды.
Яшусмерләр полиция хезмәткәрен зур кызыксыну белән тыңладылар,ә тәмамлангач бик күп сораулар бирделәр.
Алар мондый очрашудан соң тәртип нормаларын бозмаслар дип ышанасы килә.