7 май көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын бинасында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ветераннар, тыл хезмәткәрләре һәм сугыш чоры балалры хөрмәтенә тантаналы чара уздырылды. Бәйрәмчә әзерләнгән чәй өстәленнән соң өлкәннәр театрның тамаша залында С.Шәкүровның драмасы буенча куелган "Туган туфрак" спектаклен карадылар. Изгелек" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан зал бәйрәмчә бизәлде.