Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү булегендә Бөек Җиңу көнен бәйрәм иту кысаларында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен шәһәребезнең №4нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең икенче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде, сыйныф җитәкчеләре Светлана Алексей кызы, музыкаль җитәкчеләре Илфира Расим кызы, озайтылган көн булеге укытучысы Илүзә Илсур кызы.
Җиңү көне – без яшьле күзләр белән каршылый торган бердән – бер бәйрәм. Чөнки сугыш турындагы хәтирәләр күңел яраларын яңарта, ә Җинү йөрәкләребезне горурлык хисләре белән тулыландыра.
Концертның максаты: илебезнең тарихына хөрмәт; өлкән яшьтәге ватандашларыбызга рәхмәт хисе тәрбияләү; Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Совет халкына дан җырлау; балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.
Концерт барышында егерме өч социаль хезмәт алучы өлкән кеше яшьләрнең зәвыклы чыгышларын “тын да алмыйча” сокланып тыңладылар, карадылар, үзләре өчен бик күп уңай тәэсирләр алдылар.