Әдәби – патриотик сәгать «Бу юлларда сугыш төтене»

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2018 нче елның 7нче мае, дүшәмбе.

       Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә китапханә мөдире Фирдая Зиганшина  Җиңү көненә багышланган «Бу юлларда сугыш  төтене» дигән әдәби – патриотик  чара  үткәрде.

       Чараның максаты: Ватанны саклаучыларга хөрмәт,  буыннар арасында бәйләнеш булдыру һәм патриотик хисләр тәрбияләү иде.

        Социаль хезмәт  алучылар китапханәче сөйләме аша фронтта булган язучылар К. Симонов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, А. Твардовский иҗаты аша якыннан таныштылар.Бу язучылар үз шигырьләре белән сугышчыларны рухландырдырып, яңа җиңүләргә омтылырга дәрт бирделәр.

        Чарада катнашучылар үзләре дә яттан шигырьләр укыдылар, горурлык хисләре белән сугыш кырында ятып калган туганнарын  күз яшльәре белән искә төшерделәр.

  Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International