Профсоюз комитеты әгъзалары гамәлдәге күмәк килешүгә үзгәрешләр кертү буенча барлык тәкъдимнәрне һәм рекомендацияларны тыңладылар.
«Милосердие» үзәгенең профком рәисе Ильина Наталья Александр кызы 2017 елның күмәк шартнамә нәтиҗәләрен үтәүне һәм 2018 елның коллектив шартнамә проектын җыелучыларга тәкъдим итте .
«Милосердие» үзәгенең директоры Ләйлә Әхмәдишина чыгыш ясаганда барлык хезмәткәрләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, һәм социаль хезмәткәрләрнең профессиональ коллективының барлык куелган бурычларын башкара алуына үзенең ышанычын белдерде.