“Барысын да искә төшерик”. Веста” Үзәге.

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Нәрбер халыкның истәлекле көннәре, хәтердә уелып калган даталары була. Рәсәйдә яшәүче барлык халык өчен андый даталарның берсе булып Бөек Ватан Сугышы тора. Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Инна Гатина  10 нчы санлы социаль участокта аз тәэмин ителгән, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбиләнелүче балалар өчен “Барысын да искә төшерик” дип аталган чара уздырды. Максат: Бөек Ватан Сугышы турында булган белемнәрне арттыру, ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга карата горурлык хисен арттыру.

Чара башында белгеч балалардан 9 май көнне Рәсәйдә нинди бәйрәм икәнен сорады? Җаваплардан соң, бүгенге дәрестә шушы көннәрне һәм сугышта җиңү яулаган ветераннарыбызны искә алырга җыелдык дип белдерде. Сугышның бик авыр барганлыгы искәртеп узылды; Брест крепосте сакчыларының курыкмаганлыклары, Ленинград блокадасын 900 көн тоткан якташларыбыз, “Бер адым да артка юл юк, артта Мәскәү” панфинчыларның ант сүзләре турында сөйләнелде. Сталинград сугышы, Курск дугасы, Берлинны штурм белән алу – бу тарихи вакыйгаларның барысын да балалар йотлыгып тыңладылар. “Торналар” дип аталган видеоязма аларда аеруча зур кызыксыну уятты. О. Берггольц, Ю. Друнина, К. Симонов, М. Җәлил, А. Твардовскийларның сугыш турындагы язмаларын укыдылар, Бөек Ватан сугышы чорындагы җырларны, шигырьләрне искә төшерделәр.

Дәрес азагында белгеч балаларга өй эше итеп, сугышта катнашкан туганнары бармы-юкмы икәнен белергә, андыйлар булса нинди дәрәҗәдә хезмәт куюын, нинди бүләкләре , медальләре бар икәнен белеп килергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International