ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Җиңүле май

 

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 38 инвалид бала өчен тәрбияче Трофимова А.М. һәм музыка укытучысы Городилова Н.Г. 08нче майда “Җиңүле май”исемле чара уздырдылар. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны искә алдылар, сугыш елы  җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, өзекләр күрсәттеләр.

 

2018 елның  7 маенда  “Забота”приютының медицина хезмәткәре Лифанов  Виктор Владимир улы мәктәп яшендәге балалар белән кешенең  күзләре  төп сиземләү органы буларак  төшенчә бирү максатыннан,« Күзләр – кешенең төп ярдәмчеләре» дигәнсәламәтлек минуты үткәрде.

Бурычлары:

-         күзләрнең төзелеше белән таныштыру;

-         кеше тормышында күзләрнең нинди  роль  уйнаганын күрсәтү;

-         үзеңнең күзләреңә  сакчыл караш   тәрбияләү.

   Иреклеләр елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре, “Җиңү Волонтерлары” белән берлектә, Сарман районында “Ветеранны котла” республика акциясен үткәрергә булдылар.

Рәсәйдә Җи­ңү кө­не­нә ба­гыш­лан­ган "Ге­ор­гий тас­ма­сы" ак­ци­я­се старт ал­ды. Шушы көннәрдә Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган­нар­ны ис­кә алу символы бул­ган Георгий  тас­ма­лар­ын та­ра­ттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары  хакында сөйләделәр.

Бөек Җиңү көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды»  социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең  социаль эш буенча белгече Наталья Борис кызы Щербакова социаль хезмәт алучы  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Бу жырлар сугышта жырланган…» дип аталган музыкаль программа үткәрде.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар белэн Жину коне якынлашу  унаеннан  «Балалар бабалары» турында  акция уткэрелде. Боек Ватан сугышын чагылдырган темага энгэмэлэр  уткэрелде. Рэсем конкурслары уздырылды.Барлык балаларда бу чараларда актив катнашты.

Һөнәри юнәлеш бирү,  профильле укыту процессында ярдәм итү максатыннан «Хыял» балалар приюты тәрбияләнүчеләренә «Татавтодор» ААҖнә сәяхәт оештырылды.

«Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Возрождение» үзәге тәрбияләнүчеләрнең 10 әнисе узган ялларда А. В. Баталов исемендәге Драма театрында 

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәге социаль педагог Татьяна Красавина « Җитез бармаклар»  программасы кысаларында «Балалар ветераннарга» дигән төркемле чара уздырды.  Анда балалар үз куллары белән җиңү Көненә открыткалар ясадылар.Чарада 5 бала катнашты.

Әлеге чараның максаты композицияләр  формалаштыру сәләтен устеру, өлкән яшьтәге кешеләргә тирән ихтирам тәрбияләү.

 «Мөһим кечкенәдән үк Бөек Ватан сугышы ветераннарына патриотик хисләр һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә», - дип саный Татьяна Николаевна.

Нәтижәдә ясалган открыткалар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.

Шушы көннәрдә  Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, “Йөрәк җылыбызны бүләк итик” дип исемләнгән акция оештырдылар. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга барып үз куллары белән ясаган котлау открыткалары тапшырдылар. Ветераннар, үз чиратында, үзләренең сугыш вакытында күргәннәре, бүгенге тормышлары турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International