ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова «Без хәтерлибез - без горурланабыз» шөгыльләр курсыннан аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче балалар өчен «Алар Ватан өчен сугыштылар» дип аталаган чара үткәрде.

2018 елның 8 маенда “Доброе сердце” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы икенче Бөек Ватан Сугышында мәрхүм булучылар истәлегенә багышланган акциясендә катнашты.

Социаль  педагог Шипилова Елена Николаевна георгий тасмасын тарату өчен Шешминская крепость авылына барды.

Георгий тасмасы- Бөек Ватан Сугышында катнашучы дәү әтиләрнең һәм дәү әниләрнең батырлыгына багышланган хәтер һәм хөрмәт билгесе  булып тора.

 

Бөек Җиңү көне алдыннан Чирмешән картлар йортында берничә тематик чара үткәрелде

    2018 нче елның, 8 нче мае, сишәмбе

  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәткәр Рәмзия  Хайбулова   китапханә хезмәткәре  Дарья Миронова  белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар..» дигән темага сугышкан  җырлар кичәсе үткәрделәр.

    Кичәнең максаты Ватанны саклаган өлкән яшьтәге ветераннарга хөрмәт һәм патриотик хисләр уяту иде.

    Чара барышында социаль хезмәт алучылар    «Җиңү көне», «В землянке», «Катюша», «Смуглянка» дигән сугышчан җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар бу сугышчан  җырларны тыңлап, йөрәк аша үткәрделәр  һәм аларның шатлыклары күз яшьләрендә күренде.  Кичә ахырында Бөек Ватан Сугышында катнашкан үз туганнарын искә төшереп,  алар турында сөйләделәр, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

     Чарада 27 мөмкинлекләре чикләнгән инвалид катнашты.

 7 нче майда Чирмешән картлар йортында Бөек Җиңү көне алдыннан Георгий лентасы акциясе үтте.

Шушы  исем астында  Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында  Бөек Җиңүнең  73 еллыгына багышланган  хәйрия атнасы үтте. Бу көнне без үзебезнең  ветераннарыбызны искә алабыз.

28 нче апрель көнне  Әлмэт шәһәреннән ветераннар советыннан  кунаклар килде. Ветераннар советы рәисе Самойлов Василий  Иван улы безнең кадерле тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Аларга исәнлек – саулык теләп үзләренең истәлекләрен тапшырды. Аларның  чыгышларын котлап безнең интернатта яшәүче тыл ветераныбыз Ида Герман кызы  Филатова  үзенең рәхмәтен һәм җылы хисләрен белдерде.

4 май көнне  безнең ветераннарыбызны котлап Сарман муниципаль  районы башлыгы урынбасары Сахапова Индира Рәис кызы килде. Шулай ук бәйрәмдә Җәлил бистәсенең башлыгы Кәримов Рафик Әгъзәм улы, социаль хезмәт күрсәтү оешмасының җитәкчесе Гыйлметдинова  Лилия Минҗәһит кызы һәм Җәлил бистәсенең ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы  да катнашты. Кичәбезне Җәлил ветераннар клубы каршында эшләп килүче “Родники” ансамбле башлап җибәрде. Безнең өлкәннәрәбезгә кичә бик ошады. Алар җырчыларыбыз белән берлектә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. 

07 май көнне  Җэлил  картлар һәм инвалидлар йортында  хәйрия кичәсе уздырылды. Кичә   Косуров М.В. җитәкчелегендәге  ООО “Купер”   оешмасыннан  килгән  кунаклар белән берлектә оештырылды.  Бу хәйрия кичәсе Җиңү бәйрәменең  73 нче еллыгына багышлап уткәрелде. Безнең  картлар  йортында хәзерге көндә 5 тыл ветераны яши. Кунаклар  бик матур концерт куйды  һәм бик куп бүләкләр белән килгән иде.  Безнең өлкәннәребезгә  бу хәйрия кичәсе  бик ошады. Һәм  кичәбез  чәй өстәле артында дәвам итте.

08 нче май  көнне Җәлил картлар  йортында  Җәлилнең  2  номерлы  мәктәбе белән  берлектә  хәйрия  концерты уздырылды.   Концерт  Бөек җиңүнең  73 еллыгы  уңаеннан   әзерләгән иде. Мәктәп балалары бик матур концерт программасы  белән килделәр. Алар җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә сөйләде. Өлкәннәребез  балаларның чыгышын бик җылы кабул итте. Үзләре дә кушылып җырлап утырды алар.  Бу бәйрәм  өлкәннәрдә көне буена җитәрлек  күңел күтәренкелеге, якты хисләр калдырды

 

 

 Музей экспозицияләрендә бу як халкының көн-күреше, яшәү рәвеше, культурасы, тарихи чорлары чагылдырылган.  

2018 елның 7-8 май көннэрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә “Георгиевская ленточка” акциясе үткәрделәр. Илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән ветераннар өчен горурлык хисен берничә сүз белән генә әйтеп булмый. Волонтерлар бу көнне паркта, урамда тасмалар тараттылар, пиджак яки пәлтәгә беркетеп куярга киңәш иттеләр. Шулай ук кешеләрнең сумкаларына тасмаларны бәйләп куйдылар.

Арчаның  «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә, “Без булдырабыз” проекты кысаларында   “Чәчәк атучы бакча” проекты тормышка ашырыла һәмтәрбияләнүчеләрне чәчәк үсентеләре үстерергә өйрәтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International