Һөнәри юнәлеш бирү,һөнәр сайлап алуга ярдәм итү максатыннан «Хыял» балалар приюты укучылары өчен «Татавтодор»ААҖ нә сәяхәт оештырылды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү,  профильле укыту процессында ярдәм итү максатыннан «Хыял» балалар приюты тәрбияләнүчеләренә «Татавтодор» ААҖнә сәяхәт оештырылды. Балаларга  юллар төзегәндә нинди материаллар кулланылганын, лаборатория шартларында ничек тәҗрибәләр уздырылуы хакында сөйләделәр.Юл төзүдә кулланылган техникалар белән таныштырдылар.Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар . Күпләрдә юл төзүче булу  буенча белем алу теләге туды һәм киләчәктә бу өлкәдә эшләргә теләүләрен әйттеләр. Экскурсия шул оешманың уңайлы  ашханәсендә тәмле сыйлар ашап чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International