1945 нче елның җиңү мае һаман да тарих битләреннән ерагая бара. Бөек Ватан сугышы ветераннарының рәте елдан ел сирәгәя. 9 Май көнендә аларның күбесе Җиңү Парадын карарга да чыга алмый кала. Бәйрәм алдыннан сугышта катнашкан ветераннарны игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Чөнки бу көннәрдә алар аеруча әйләнә-тирәдәге кешеләрдән игътибар өмет итә. Аларның күбесенең инде сәламәтлекләре дә какшаган... Шуңа күрә, ветераннарыбыз безнең кайгыртуга, ихтирамга, күңел җылысына мохтаҗ... Шул уңайдан, Иреклеләр елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре, “Җиңү Волонтерлары” белән берлектә, Сарман районында “Ветеранны котла” республика акциясен үткәрергә булдылар. Акциянең төп максаты – ветераннарны Җиңүнең 73-еллыгы белән котлау һәм алар белән аралашу, хәлләрен сорашу. Сарман районында барлыгы 22 сугыш ветераны яши. Бәйрәм алдыннан белгечләр, волотнерлар һәм социаль хезмәткәрләр ветераннар янына бардылар, үз куллары белән ясалган солдат хаты формасындагы котлаулар тапшырдылар, аралашып утырдылар. Бу күрешүләр ветераннарның күңелендә һәм истәлек фотосурәтләрендә якты хатирә булып сакланачак.