2018 елның 7 маенда “Забота”приютының медицина хезмәткәре Лифанов Виктор Владимир улы мәктәп яшендәге балалар белән кешенең күзләре төп сиземләү органы буларак төшенчә бирү максатыннан,« Күзләр – кешенең төп ярдәмчеләре» дигәнсәламәтлек минуты үткәрде.
Бурычлары:
- күзләрнең төзелеше белән таныштыру;
- кеше тормышында күзләрнең нинди роль уйнаганын күрсәтү;
- үзеңнең күзләреңә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрестә балалар күз төзелешенең үзенчәлекләре һәм сиземләү органнары белән таныштылар.
Күзләр ярдәмендә кеше предметларны, аларның күләмен, төсләрен, формасын күрә, күзләр кешеләргә кирәкле юнәлештәйөрергә булыша, киңлектә һәм вакытта ориентлашырга булыша дигән нәтиҗә ясадылар..