Халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәге социаль педагог Татьяна Красавина « Җитез бармаклар» программасы кысаларында «Балалар ветераннарга» дигән төркемле чара уздырды. Анда балалар үз куллары белән җиңү Көненә открыткалар ясадылар.Чарада 5 бала катнашты.
Әлеге чараның максаты композицияләр формалаштыру сәләтен устеру, өлкән яшьтәге кешеләргә тирән ихтирам тәрбияләү.
«Мөһим кечкенәдән үк Бөек Ватан сугышы ветераннарына патриотик хисләр һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә», - дип саный Татьяна Николаевна.
Нәтижәдә ясалган открыткалар өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырылды.