Рәсәйдә Җиңү көненә багышланган "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтёрлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә патриотлык һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу символы булган Георгий тасмаларын тараттылар, халык белән аралашып, каһарман райондашларыбызның батырлыклары хакында сөйләделәр.
2005 елдан бирле оештырылучы әлеге чараның төп максаты – яңа буыннарга, яшьләргә, әлеге коточкыч сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, безнең кемнәрне истә тотарга, кем белән горурланырга тиешлегебезне искәртеп тору.
Георгий тасмасы 17 нче гасыр ахырыннан башлап югары хәрби бүләк – Изге Георгий орденының бер өлеше була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Дан орденын бизи.
Әлеге акция - Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны хөрмәтләү, солдатларыбыз күрсәткән батырлыкка, илебез тарихына хөрмәт күрсәтү уңаеннан оештырылды. Чара бүгенге буынга бабаларыбыз батырлыгын, 45 нче елны безнең өчен җиңү яулаучыларны һәм җиңү өчен тылда эшләүчеләрне онытмау өчен чакыру булып тора.