ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Социаль «Маяк» үзәгендә 10 май көнендә социаль эш буенча белгече Хамматова Ләйсән шагыйря белән Исакандерова Зәйтүнә Баировна очрашуны оештырды.

2018 елның 8 маенда “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында” тәрбияләнүче балалар Җиңү көненә багышланган  митингта катнаштылар һәм Корсабаш авыл җирлеге һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Һәм мәктәп балары тарафыннан әзерләнгән концертта карадылар.

   10 май көнне гаиләгә һәм балаларга социаль  ярдәм күрсәтү бүлеге  социаль педагогы Шипилова Е.Н. тарафыннан “Әни-кыз бала, әти һәм ул” дип аталган музыкаль-спортив гара үткәрде.  

   Чарада гаилә өчен төрле  конкуслар куяланылды балалар өчен генә, яки әти-әниләр өчен. Физик күнегүләрдән тыш конкурста табышмаклар да куяланылды, тән генә түгел, баш та эшләсен өчен. Катнашкан балаларга бүләк буларак бушлай гироскутерда йөри алдылар.

09 нче май  көнне  Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында  Җиңү бәйрәме уңаеннан  безнең  тыл ветераннарыбызга  Татарстан Республикасы президенты Рөстәм  Нургали улы Миннехановтан  истәлекле  бүләкләр тапшырылды. Безнең  ветераннарыбызга  бүләкләр  бик   ошады, алар президентыбызга бик рәхмәтле булып калдылар

2018 елның 9 мае көнне  «Веста» Үзәге белгечләре гадәттәгечә, ел да шәһәр администрациясе тарафыннан, Җиңү Көнен бәйрәм итү  уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә үткәрелә торган «Кыр кухнясы»нда катнаштылар.

10 май 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендщ тәрбияләнүче  Шакирова Ләйсән “Җылылык бирүче куллар” дип аталган IV инклюзив төбәкара фестиваль конкурсының “Сынлы сәнгать” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

 

     Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган Парадта балтачлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  исеменнән районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.

10 май 2018 ел, пәнҗешәмбе

Юлда куркыныч тормыш хэлләрен өйрәнү һәм булдырмау максаты белән “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак бул” дигән викторина үткәрелде.

9 май көнне Чирмешәндә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг узды.

Чирмешән муниципаль районында Дәүләт бюджет оешмасы “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце» җитәкчесе Ф.М. Мурадымова барлык хезмәткәрләр исеменнән Совет солдаты һәйкәленә венок куйды. 

9  май көнне район үзәге Теләче авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бәйрәм бик зур машиналар парады һәм Теләче районы оешмалары хезмәт ияләренең демонстрациясе белән башланып китте. Әлеге оешмалар арасында Теләче районы Социаль яклау бүлеге һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә бар иде.

Бәйрәм чарасы музыкаль программа, спорт уеннары белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International