Югары Утар акылга зәгыйф интернат йортында тэрбиләнүче балаларның митингта катнашу, һәйкәлгә чәчәкләр кую.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

 

2018 елның 8 маенда “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында” тәрбияләнүче балалар Җиңү көненә багышланган  митингта катнаштылар һәм Корсабаш авыл җирлеге һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Һәм мәктәп балары тарафыннан әзерләнгән концертта карадылар.

Бу чарада 10 бала катнашты.

Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, хәрби-патриотик тәрбия  бирү; өлкәннәргә һәм ветераннарга олы  ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, халкың өчен горурлык хисләре кичерү.

Бу митингта катнашу балалар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Бөек җиңүгә күпме  еллар узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International