ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“ Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Бузат чишмәсе” территориясен  былтыргы яфраклардан, үләннән, пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, башка чүп-чардан  чистарттылар.Чишмә район халкы өчен яраткан ял итү урыны. Чишмәнең тирәсен пычратучылар да шушында ял итәргә килүчеләр.

Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йозендәге иң көчле hәм жиңелмәс халкыбызның батырлыгы hәм даны ул.

 «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары да бик күп сынаулар аша үтеп, Бөек Ватан сугышында дөньяны зур афәттән коткарып калып, туган илебезнең бәхетле тормышы хакына фидакарьләрчә хезмәт иттеләр.

10 май 2018 елда Тукай муниципаль районындагы халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкатъ» психологы – Бениньи Гөлнара арт-терапия «Радуга» клубы эшчәнлеге кысаларында төрле категорияле гаиләләрнең балалары арасында «Рәсем әкиятләре» дигән темага практик дәрес үткәрде. Чарада Тукай муниципаль районының 9 балигъ булмаган балалар актив катнаштылар.

Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында 9 майга багышланган чаралар уздырылды

   Иреклеләр елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре Җәлил бистәсе “Җиңү Волонтерлары” белән берлектә “Җиңү агачы” Республика акциясендә катнаштылар.

Медиапространствада мәгълүмати иминлекне тәэмин итү максатыннан 2018 елның 10 маенда Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Куркынычсыз медиасреда» дигән темага дәрес үткәрде.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Җиңү көненә карата мероприятиеләр булып узды.

Жину коне ин зур бэйрэм бит ул,
Чын кунелдэн зарыгып коткэн кон.
Купме кайгы, югалтулар аша
Илгэ шатлык алып килгэн кон.

Без 9 май конне  балалар белэн Жинунен 73 еллыгына багышланган парадта катнаштык.Боек Ватан сугыша ветераны Фархуллин Нурислам абый белэн очраштык. Аны бэйрэм белэн котладык.

 

9 нчы май көнне  "Кайгырту"  социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын тантаналы чараларда озатып йөрделәр.  Бу чарада ветераннар  "Фидакарь хезмәт өчен"медале белән бүләкләнделәр ,


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 8 май көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында, тәрбияче Тимергалиева Л. "Канәфер чәчәге - Җиңү символы" дип исемләнгән дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International