2018 елның 9 мае көнне «Веста» Үзәге белгечләре гадәттәгечә, ел да шәһәр администрациясе тарафыннан, Җиңү Көнен бәйрәм итү уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә үткәрелә торган «Кыр кухнясы»нда катнаштылар.
Кадерле сугыш ветераннарыбыз өчен бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң (сәламләү сүзләре, шәһәр стелласында Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минут тынлык белән чәчәк салу, шулай ук парад азагында хәрби корал залпы) ачык һавада ясалган, сугыш мәйданчыгын хәтерләткән «кыр кухнясы» оештырылган иде: бәйрәм өстәлләре ясалган, карабодай һәм тушенкадан чын күчмә кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасы әзерләнгән иде. Ветераннар боларның барысы белән сыйландылар. Үзәк белгечләре ветераннарны җылы сүзләр белән «солдатлар сулавында» каршы алдылар, сый-нигъмәт белән тулы өстәлләргә утырттылар, кайнар чәй һәм ботка белән сыйладылар, ә аннары үзәк белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашкан үзләренең якыннары истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.