08 май 2018 нче ел, сишәмбе
Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында социаль хезмэт алучылар мәктәп музеенда булдылар.
Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәрипов музее Тлянче-Тамак авылы урта мәктәбендә урнашкан.
Бу чараның максаты: якташларыбыз – Тукай муниципаль районының Бөек Ватан сугышы Геройлары тормышы һәм батырлыгы турында белү.
10 май көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Чистай шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итте.
2018 елның 9 нчы маенда “Изгелек” социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган парадта һәм "Үлемсез полк" акциясендә катнашты.
Сигезенче заездта "Балкыш" тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар узды.
“Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Ветераннарга ярдәм” дип исемләнгән акция үткәрделәр.
10 нчы май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Татарстан республикасының «Спорт хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы вәкиле Алексей Мулеев белән берлектә Җиңү Көненә багышланган бильярд буенча турнир үткәрде.
Турнирның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм бильярд спорт төрен популярлаштыру.
Турнирда ун социаль хезмәт алучы катнашты, алар физик әзерлек дәрәҗәсен һәм спорт осталыкларын күрсәттеләр. Ике көн дәвамында катнашучылар җанатарлар ярдәме белән дустанә көч сынашты. Барлык катнашучылар финал өлешендә медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Катнашучылар турнирны оештырудан һәм уеннан канәгать калдылар.
Турнирда 10 уенчы һәм 12 тамашачы катнашты.