“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак бул” дигән викторина үткәрелде

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

10 май 2018 ел, пәнҗешәмбе

Юлда куркыныч тормыш хэлләрен өйрәнү һәм булдырмау максаты белән “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак бул” дигән викторина үткәрелде.

Тәрбиячеләр балалар өчен кызыклы программа әзерләделәр. Аның башында алар юлларда еш очрый торган знакларны искә төшерделәр. Соңрак  балалар белән юл өлешендә очрый торган тормыш вәзгыятләрен уйнап үттеләр. Алдагы этап булып үзе викторина үтте, анда бөтенесе катнашты. Викторина ахырында иң яхшы уйнаучыга “Иң яхшы ГАИ инспекторы” дип исем бирелде. Балалар белән бергәләп фотога төштеләр. Хәзер без бераз, юлда барлыкка килгән хәлләрдә, балалар дөрес сайлау ясый алачак дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International