Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган Парадта балтачлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.
Мәҗит Салихов Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән каһарманнарны һәм Балтач халкын ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.