Шушы коннердә Галеева Сания Идият кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . 2017 елны 1 гыйнварыннан Татар Икшермәсе авылында Гариповлар гаиләсендә тәрбияләнә. 2017 елның 1 гыйнварына хәтле Сания апа Лесхоз бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган интерната яшәде. Хәзер ул үзен тулы гаиләдә яшәүнә шатланып яши. Яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. 90 яшен котлап Казанда яшәүче бер туган абыйсы Казаннан кайтты. Шушы 90 яшьлек юбилей белән котлап халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Магфур улы, авыл җирлеге башлыгы Нурмухаметов Нияз Наил улы , өйгә барып иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фатыйхова Суфия Хабибулла кызы котладыладлар. Барысы да аңа теләделәр ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык .
Гаилә көне бәйрәме
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 15 нче майда 38инвалид бала һәм аларның 12 ата-анасы өчен җыр укытучысы Городилова Н. Г., тәрбияче Уламасова А.В., психолог Салиманова Г.П. Гаилә көненә багышланган бәйрәм оештырдылар.
Кунакка домовёнок Кузя килде. Балалар аны үз Кояшкай үзәге гаиләсенә чакырдылар. Кызлар әниләрен матур итеп киендерделәр, малайлар ярышларда катнаштылар. Бик күнелле чарадан бар да канәгать калдылар.
Гаилә – һәрбер кешенең тормышында иң мөһим әйбер. Ул безнең иң яраткан һәм якын кешеләребез, без алардан үрнәк алабыз, алар өчен борчылабыз, бәхет телибез.
Алабуганың “Ышаныч” үзәгендә эшләп килүче гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә көненә багышланган “Сәламәт гаилә – сәламәт киләчәк” дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырды.
Веселинка һәм Игринка исемле клоуннар 7 гаилә комндасы өчен күңелле бәйрәм ясады. Бу көн бик җылы атмосферада үтте. Спорт ярышлары гаиләләрне берләштерде, нәкъ бердәм булу сәбәпле гаиләләрдән торган командалар финиш сызыгына һәммәсе дә барып җитте.
Хәрәкәт – ул могҗизалы бүләк. Хәрәкәтләнә алу кеше үсешенең нигезе.
14 нче май 2018 нче ел, дүшәмбе
Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында Тукай муниципаль районының Комсомолец поселогыннан волонтерлар “Яхшы кәеф” программасы белән чыгыш ясадылар. Социаль хезмәт алучылар hәрбер чыгышны алкышлар белән җылы каршы алдылар, таныш җырларны кушылып җырладылар. “Чишмә” җыр ансамблендә катнашучылар элек Комсомолец поселыгында яшәгән Леонтиев Исай Павел улы белән җылы сөйләштеләр.
Социаль педагог Смелова Н.А мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән«Кем? Кайда? Нигә?»дигән таныпбелү дәресе үткәрде. Дәрестә 8 бала катнашты.
Максат: Транспорт белән танышу. Ишетеп- күрү игътибарын, хәтерне, фикерләүне, сөйләм телен үстерү.
14 май 2018 г., дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова Халыкара гаилә көненә багышланган «Бәхет агачы»дигән темага мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: декоратив – гамәли иҗат ярдәмендә гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм үстерү иде.
Белгеч гаилә кыйммәтләре һәм нәсел агачы турында сөйләде, чарада катнашучыларда үзенең «гаилә агачын» ясау теләген уятты.
Чара барышында катнашучылар иҗади -тыныч мөһиттә, үзләренең гаилә тарихы турында сөйләделәр, уртаклаштылар һәм үз куллары белән «Бәхет агачы» ясадылар.
Чарада катнашучылар иҗади эшләре белән горурлык хисе кичерделәр һәм Зәмфирә Суфьяновага кызыклы, мавыктыргыч шогыль өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада 11 кеше катнашты.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә карата хөрмәт күрсәтү, буыннар арасында элемтә булдыру максатыннан үткәрелә. Чөнки һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Гаилә – безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан һәм үрнәк алган кешелэр, без кайгырткан һәм яхшылык һәм бәхет теләгән кешелэр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткэ, җаваплылыкка, кадер-хөрмәткә өйрәнәбез.
Түбән Кама муниципаль районының “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре сугыш ветераннарының өйләренә барып аларга түләүсез чәч кисүне оештырдылар.
Гаилә көнен бәйрәм чаралары үтә. Ютазинский район, хәвефле хәлдәге гаиләләр һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм хезмәтенә алынган булган гаиләләр чакырыла. чарасын таба. Чара барышында иң актив катнашкан, конкурслар, эстафеталар, язу, вакытын күңелле үткәргән. Соклангыч гаилә ялы көн килеп чыга.