14 май 2018 г., дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча белгеч Зәмфирә Суфьянова Халыкара гаилә көненә багышланган «Бәхет агачы»дигән темага мастер класс үткәрде.
Чараның максаты: декоратив – гамәли иҗат ярдәмендә гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм үстерү иде.
Белгеч гаилә кыйммәтләре һәм нәсел агачы турында сөйләде, чарада катнашучыларда үзенең «гаилә агачын» ясау теләген уятты.
Чара барышында катнашучылар иҗади -тыныч мөһиттә, үзләренең гаилә тарихы турында сөйләделәр, уртаклаштылар һәм үз куллары белән «Бәхет агачы» ясадылар.
Чарада катнашучылар иҗади эшләре белән горурлык хисе кичерделәр һәм Зәмфирә Суфьяновага кызыклы, мавыктыргыч шогыль өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада 11 кеше катнашты.