15 майда Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә карата хөрмәт күрсәтү, буыннар арасында элемтә булдыру максатыннан үткәрелә. Чөнки һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Гаилә – безнең һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан һәм үрнәк алган кешелэр, без кайгырткан һәм яхшылык һәм бәхет теләгән кешелэр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткэ, җаваплылыкка, кадер-хөрмәткә өйрәнәбез. Гаилә безне яклый, теләсә нинди кайгы-хәсрәттэн саклый, хуплый, көч һәм сәламәтлек бирэ. 14 май көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсэтү булекчэсе белгечлэре тарафыннан «Ата-аналарнын аның арттыру мэктэбе” программасы кысаларында Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты. Әлеге чараның максаты гаилә әгъзалары тупландыру, балалар һәм ата-ана мөнэсэбэтлэрен гармониялэштерү булып тора. Бүлекчә психологы Сафина Гүзәл Шамиль кызы чараны интерактив уен формасында башлады. Аннары катнашучылар белән «Язылып бетмэгэн тезис» дигэн күнегү уздырды. Алга таба очрашуда катнашучылар игътибарына «Акчарлак Долли» дигэн экият тәкъдим ителде. Экият буенча фикер алышу аеруча кызыксыну уятты. Аннары «Ак кош очыу» исемле релаксация белэн чара дәвам итте. Чара ахырында балаларны тәрбияләү буенча белешмәлекләр таратылды.