Алабуганың “Доверие” үзәгендә Халыкара гаиләләр көненә багышланган бәйрам программасы узды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Гаилә – һәрбер кешенең тормышында иң мөһим әйбер. Ул безнең иң яраткан һәм якын кешеләребез, без алардан үрнәк алабыз, алар өчен борчылабыз, бәхет телибез.

Алабуганың “Доверие” үзәгендә эшләп килүче гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гаилә көненә багышланган “Сәламәт гаилә – сәламәт киләчәк” дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырды.

Веселинка һәм Игринка исемле клоуннар 7 гаилә комндасы өчен күңелле бәйрәм ясады. Бу көн бик җылы атмосферада үтте. Спорт ярышлары гаиләләрне берләштерде, нәкъ бердәм булу сәбәпле гаиләләрдән торган командалар финиш сызыгына һәммәсе дә барып җитте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International